ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

    6 нчы июль көнне Менделеевск шәһәренең Гассар исемендәге мәдәният йортында Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә  багышланган “ Гаиләм – минем бәхетем” дип аталган бәйрәм уздырылды.Чарада шәһәрнең һәм районның гаилә династияләре катнашты һәм алар үзләренең гаиләләре, гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.  Изге Петр һәм Феврония  Муромскийларга багышланган һәм Россиядә тугызынчы ел гына уздырыла торган бу чагыштырмача яшь бәйрәм белән район башлыгы В.С.Чершинцев котлады.

Бу бәйрәмне сезгә файдалы итеп үткәрергә тәгъдим итәбез.

Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Балык Бистәсе районында тантаналы рәвештә Рания исемле кызны бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.

      Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләт бирүчесе С.Х. Сабурская үзенең эш визиты белән Лениногорск шәһәрендә булып узды. Гражданнарны кабул итү шәһәребезнең Язылышу сараенда узды. Очрашуга шулай ук башкарма комитет, социаль яклау, опека вәкилләре чакырылган иде.

Хәҗирә һәм Рәүфҗан Закировлар 6 июль көнне үзләренең гаилә коруларына 40 еллык юбилеен уздырдылар. Закировлар гаиләсе Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында яшиләр. Хәҗирә Закирова мәктәптә балалар укыткан, ә тормыш иптәше милиция бүлегендә эшләгән. Хөрмәткә лаеклы балалар үстергәннәр. Оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләүдә катнашалар. Закировлар гаиләсе үрнәк гаилә дип санала һәм бик зур хөрмәткә лаек.

   6 июль көнне Җиңү Паркы каршында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә карата зур бәйрәм булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы Кукмара районы Түбән Комар авылында яшәүче Очаев Николай Григорьевич һәм Туктан Тимофеевна гаиләләрен котлады, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырды. Иң җылы котлауларны Түбән Комар җирлеге башлыгы Исынбаев Юрий Исланович, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Тагировна, туганнары һәм якыннары җиткерделәр.

Чыгыш кысаларында антимонополь хезмәт вәкиле Лениногорск районы Язылышу сарае бинасында гражданнарны кабул итү һәм бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды. Эшмәкәрләр тарафыннан күп кенә сораулар бирелде. Игорь Павлов яңа антимонополь көйләүнең төп максатларын һәм бурычларын аңлатып үтте.

Июнь аеның соңгы көнендә йөзенче бала булып Ксюша Балякина туды! Биш ел бергә тормыш иткәннән соң Евгений белән Светлана Балякиннар гаиләсендә Ксюша икенче бала булып дөньяга аваз салды. Дүшәмбе көнне әтисе һәм башка туганнар баланы өйгә алып кайттылар. Шул ук көнне, 30 июньдә өч бала туа.

Мебель фабрикасы микрорайонында яшәүчеләр өчен күңелле вакыйга булды – биредә тантаналы рәвештә мәхәббәт һәм татулык скверы ачылды.

Бирегә килгәннәрнең алкышлары астында «Мебель фабрикасы» территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Мария Есипова һәм җылылык челтәре директоры Дмитрий Бобков кызыл тасманы кистеләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, 6 июль көнне, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә күпбалалы гаиләләр өчен бәйрәм узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International