Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышлап...

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

    6 нчы июль көнне Менделеевск шәһәренең Гассар исемендәге мәдәният йортында Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә  багышланган “ Гаиләм – минем бәхетем” дип аталган бәйрәм уздырылды.Чарада шәһәрнең һәм районның гаилә династияләре катнашты һәм алар үзләренең гаиләләре, гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.  Изге Петр һәм Феврония  Муромскийларга багышланган һәм Россиядә тугызынчы ел гына уздырыла торган бу чагыштырмача яшь бәйрәм белән район башлыгы В.С.Чершинцев котлады. “Гаилә – һәрбер җәмгыятьнең төп байлыгы. Гаилә бәхетле булсын өчен – ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәткә корылган  үзара җылы мөнәсәбәт булдырырга һәм аны сакларга кирәк. Ныклы  тату гаилә кешегә көч бирә, авыр минутларда булыша. Гаилә җәмгыять өчен сәламәт, талантлы балалар тәрбияләп үстерә. Сезнең барчагызны да шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәм, сәламәтлек, муллык, уңышлар телим, “ – диде Валерий Сергей улы.

Чарада катнашучыларга  бәйрәм өстәле һәм концерт номерлары да әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International