Ватан сөю гаиләдән башлана

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, 6 июль көнне, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә күпбалалы гаиләләр өчен бәйрәм узды.

Әлеге чарада күпбалалы гаиләләр үзләренең хезмәтен чагылдырган “Шәһәр чишмәсен төзекләндерү” презентациясен күрсәттеләр. Шулай ук тату һәм бәхетле гаиләне гәүдәләндерүче ромашка чәчәге ясадылар, музыкаль номерлар карадылар. Бәйрәмгә килгән һәр гаилә истәлеккә бүләкләр алды.

Чара тәмамлангач, гаиләләр күккә бәйрәм шарларын җибәрде һәм шәһәр чишмәсенә барып салкын су авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International