Июнь аеның соңгы көнендә йөзенче бала булып Ксюша Балякина туды! Биш ел бергә тормыш иткәннән соң Евгений белән Светлана Балякиннар гаиләсендә Ксюша икенче бала булып дөньяга аваз салды. Дүшәмбе көнне әтисе һәм башка туганнар баланы өйгә алып кайттылар. Шул ук көнне, 30 июньдә өч бала туа.
Шулай ук туганнар Анна Сунееваны һәм аның кызын Даринаны, Наталья Мезенцеваны һәм кечкенә улын Сашаны зур туземсезлек белән кршы алдылар.
Кызларына әти-әниләр шундый исемнәр куштылар: Алисия, Милана, Каролина, Виолетта, Юлия, Василиса, Амила, Арина, Виктория, Азалия, Асмик.
Ә улларына: Данил, Кирилл һәм ике Артем.