Гражданнарны кабул итү Язылышу сараенда

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

      Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләт бирүчесе С.Х. Сабурская үзенең эш визиты белән Лениногорск шәһәрендә булып узды. Гражданнарны кабул итү шәһәребезнең Язылышу сараенда узды. Очрашуга шулай ук башкарма комитет, социаль яклау, опека вәкилләре чакырылган иде. Бу очрашуда пенсия, социаль найм буенча торак алу һ.б. төрле сораулар күтәрелде. Чынлап та, гражданнарның сораулары бер кабинет стеналарында гына хөкем ителүе беренче тапкыр түгел. Сәрия Сабурская әйтүенчә, гражданнарны кабул итү эше күп кенә сорауларны чишү өчен зур ярдәм бирә. Шулай ук бу көнне, С.Х.Сабурская Язылышу сараенының почет кенәгәсендә яшь парларга, шәһәребез халкы һәм шәһәребез кунакларына үзенең иң ихлас теләкләрен язып калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International