Хәҗирә һәм Рәүфҗан Закировлар 6 июль көнне үзләренең гаилә коруларына 40 еллык юбилеен уздырдылар. Закировлар гаиләсе Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында яшиләр. Хәҗирә Закирова мәктәптә балалар укыткан, ә тормыш иптәше милиция бүлегендә эшләгән. Хөрмәткә лаеклы балалар үстергәннәр. Оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләүдә катнашалар. Закировлар гаиләсе үрнәк гаилә дип санала һәм бик зур хөрмәткә лаек.