ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның апрельнең беренче көннәрендә, Балык Бистәсе район үзәгендә  14 яшькә җиткән 10 укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары , туганнары килде.

Елның беренче кварталы узып та китте. Бу вакыт эчендә Алабуга муниципаль районы буенча барлыгы 711 гражданлык хәле акты, 889 юридик эшләр теркәлде. Туулар үлемнәрдән 67гә күбрәк. 120 малай, 128 кыз бала дөньяга килгән. Өйләнешүчеләр аерылышучылар саныннан күбрәк (106 - 90).

Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 56 туу турында акт теркәлде, шуларның 26 – малайлар, 30 – кызлар. 14 бала гаиләдә беренче булып, 20 – икенче, 15- өченче, 7- дүртенче  булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Милана һәм Мари исемле игез балалар туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемләр кушалар.

Елның беренче өч аенда район халкы яңа туган балалар хисабына 28 кешегә арткан. Бәбиләрнең 15 е – малайлар. Балаларның күпчелеге (12) гаиләдә икенче булып туган.  Ә март аенда ЗАГС бүлегендә 11 бәби теркәлгән. Мартта – 3, ә ел башыннан бирле 11 гаилә төзелгән. Тик аерылышучылар да күп. Үткән айда – 2, ә ел башыннан 10 гаилә таркалган.

Шуның 1977 бала тудыру йортларында.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә акт язуларын ретроконверсияләүне (иске язуларны компьютерга кертүне) тормышка ашырачак белгечләр өчен шартларны тәэмин итү буенча эшләр алып барыла.

2017 елның 3 апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Силуянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Азнакай муниципаль районында предприятия, оешма, барлык милек формасындагы учреждения арасында Мәдәни Үзәктә үзешчән сәнгать смотр-конкурс башланды. Конкурсның темасы "Туган җирне – табигатьне тасвирлау". Быел Россия Федерациясендә белән Татарстан Республикасында экология елына, һәм Азнакай шәһәренә 30 ел тулу уңаена багышлана.

2017 нче елның 1 нче кварталында Менделеевск шәһәре ГХАТ бүлегендә  туу турында 58 гражданлык акты теркәлгән. Шуларның  24е  -малайлар, 34е- кызлар.

21 гаиләдә беренче бала, 27 гаиләдә икенче бала, 9 гаиләдә өченче бала, 1 гаиләдә дүртенче бала дөньяга аваз салган.

ГХАТ идарәсе инициативасы белән Түбән Кама районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган, "Гаилә – Түбән Кама горурлыгы"  муниципаль бәйгесе башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International