2017 нче елның 1 нче кварталында Менделеевск шәһәре ГХАТ бүлегендә туу турында 58 гражданлык акты теркәлгән. Шуларның 24е -малайлар, 34е- кызлар.
21 гаиләдә беренче бала, 27 гаиләдә икенче бала, 9 гаиләдә өченче бала, 1 гаиләдә дүртенче бала дөньяга аваз салган. Әниләрнең иң яшенә - 15 , өлкәненә- 39 яшь. Әтиләрнең иң яшенә – 22, өлкәненә 42 яшь. Сабыйларга сирәк очрый торган : Демьян, Лаврентий, Раян, Кәрим, Рамазан, Амелия, Анжелика, Анира, Аурелия, Лея, Нарэ, Нэлли, Сәминә, Сөмәя, Эмилия, Ясминә исемнәре кушканнар.