Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында дәрес үткәрделәр

2024 елның 26 апреле, җомга

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.

Чираттагы дәрес 15 нче балалар бакчасында узды. Чарада балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның якты тормышы һәм иҗаты турында; игелеккә, гаделлеккә, кыюлыкка өйрәтүче әсәрләре турында белделәр. Учреждение тәрбияләнүчеләре яхшы белем һәм күнекмәләр күрсәттеләр: танылган әкиятләр сюжетлары буенча рәсемнәр ясадылар, бөек шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Чара ахырында Идарә белгечләре балаларга истәлекле бүләкләр – Г.Тукайның «Шүрәле» исемле төсле китапларын тапшырдылар. Белгечләр балаларны әти-әниләрен яратырга һәм хөрмәт итәргә, туган якның матурлыгын кадерләргә, туган телләрен онытмаска чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International