Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 56 туу турында акт теркәлде, шуларның 26 – малайлар, 30 – кызлар. 14 бала гаиләдә беренче булып, 20 – икенче, 15- өченче, 7- дүртенче булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Милана һәм Мари исемле игез балалар туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемләр кушалар. Мәсәлән малайларга Загид, Тимофей, Анатолий, Билол дигән исемнәр кушылды, ә кызларга – Диляна, Ильдана, Мари дигән исемнәр бирделәр. Иң популяр исемнәр булып Софья, Ясмина, Радмир, Матвей исемнәре кала.
Өч айда ГХАТ бүлегендә 37 язылышу турындагы акт, 36 – аерылышу турындагы акт, 11 – баланың атасын билгеләү турындагы, 2- исем алмаштыру, 129 - үлү турындагы актлар төзелде, 137 кабат таныклыклар, 322 справка бирелде, 43 актка төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү турындагы гаризалар каралды.