Түбән Камада сугыш ветеранын 90 яше белән котладылар

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

      2017 елның 3 апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Силуянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

     Антонина Павловна Архангельск өлкәсе Евсиевск авылында туып – үскән. Сугыш елларында колхозда эшләгән. 1964 елда ире белән бергә Түбән Кама бистәсенә күчәләр, ә 1966 елда Түбән Кама - шәһәр статусын ала.

     Мәхәббәттә һәм татулыкта Силуяновлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр  һәм хәзерге көндә алар оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

     Бу истәлекле көндә, озак яшәүчене социаль яклау Идарәсе һәм “Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре котладылар, РФ Президенты Владимир Путинның котлауларын тапшырдылар. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тынычлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International