Паспортлар тапшырылды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2017 елның апрельнең беренче көннәрендә, Балык Бистәсе район үзәгендә  14 яшькә җиткән 10 укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары , туганнары килде.

Паспортларны Альмухаметова Альфия Мухаметзяновна тапшырды, алдагы тормышта уңышлар теләп ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна истәлекле бүләкләр бирде.

Россия Федерациясенең яшь гражданнарын тәбрикләр өчен «Патриот» яшьләр үзәгенен директор урынбасары  - Нагимова Айсиня Рөстәм кызы һәм Абдулсалямов Шакирҗан Ильяс улы котладылар. Укучыларга бик матур һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Районыбызның яшь гражданнары өчен район мәдәният йорты коллективы матур музыкаль номерлары белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International