Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авылында яшәүче Евдокия Кузнецова бу көннәрдә үзенең олы юбилеен -90 яшь тулган көнен бәйрәм итә. Аның бала чагы коллективлаштыру чорына, ә яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.
Парлар елдан –ел кунакларын яңа тенденцияләр, кызыклы идеяләр белән шаккаттырырга омтыла. Бу юнәлештә матур даталарның да популярлыгы арта бара.
17.07.2017 нче ел көне дүшәмбе, ГХАТ хезмәткәрләре ялы, булса да, Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сарае бу көнне дә никахыгызны законлы рәвештә теркәргә мөмкинлек тудыра. Бу датага алдан язылып куярга ашыгыгыз!
Хезмәт ветераны Марфа Максимовна Каксялова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Марфа Максимовна хәзер Баулы шәһәрендә яши. Әмма ул Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында үскән, шунда ук озак еллар дуңгыз фермасында эшләгән.
Алексеевск районында узләренең уртак бәйрәмен, алтын юбилейларын Барченковлар гаиләсе билгеләп утте.Николай әфәнде һәм Мария ханым алтмыш ел инде бергә матур тормыш итәләр, балаларына , онык-оныкчыларына урнәк гаилә булып, бергә гомер кичерәләр.
Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызда яшәп "Для добрых дел от любящих сердец" дип исемләнгән акциядә катнашучыларның ирекле һәм үз көче белән 10250 сум акча җыелды һәм ул 2017 елның 13 март көнендә Анжела Вавилова Фондына күчерелде. Бу Фонд онкологик авыруга дучар булып, дәвалануга мохтаҗ булган республикабыздагы балаларга ярдәм итә. Шушы авыр хәлне аңлаучыларга һәм ярдәм кулы сузучыларга чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
2017 елның 27 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Тиминнар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.