Алексеевск районында узләренең уртак бәйрәмен, алтын юбилейларын Барченковлар гаиләсе билгеләп утте.Николай әфәнде һәм Мария ханым алтмыш ел инде бергә матур тормыш итәләр, балаларына , онык-оныкчыларына урнәк гаилә булып, бергә гомер кичерәләр.
Әлеге матур пар бер авылдан. Николай әфәнде армия сафларына алынгач, Мария ханым аны көтә.Отпускка кайткан егет аңа тәгдим ясый, ә бетереп армиядән кайткач алар 1957 елда өйләнешәләр. 1958 елда уллары Анатолий , 1960 елда кызлары Татьяна, ә 1962 елда игәзәк балалары- Вера һәм Любовь 1974 елда сонгы балалары- Светлана туа. Бу тырыш гаилә бик матур тормыш итәләр, аларнын 10 оныклары бар.Каникулларны балалар әби-бабаларында уткәрәләр.
Гаилә башлыгы “Кызыл нур” совхозында председатель, аннары парторг булып эшләгән, Мария Павел кызы барлык гомерен балаларына, гаиләсенә багышлаган кеше. Хәзергесе көндә, балаларнын узләренен тормышлары. Алар хәрвакытта әти-әниләре кочагында, кайталар , булышып торалар!