ГХАТ Идарәсе белгечләре квалификация күтәрү курсларында булдылар

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

     13 мартта Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль идарәсе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен, дәүләт һәм муниципаль идарәсенең Югары мәктәбе КФУ да, "Гражданлык хәле актларын теркәү" темасындагы программа ачылды. Әлеге курсларның төп максатлары - дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын камилләштерү һәм эш тәҗрибәләре  белән уртаклашу.

     Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе мондый курсларны узу өчен, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе урынбасарын Сагитова Гүзәл Исламовнаны һәм  Майская Горка авыл җирлегенең секретаре Аксёнова Ольга Николаевнаны җибәрде.

       Уку барышында, тыңлаучыларга гражданлык хәле актларын теркәү буенча түгәрәк өстәлләр дә үткәрелгән.

    Уңышлы итеп тестны үткәннән соң, Гүзәл Сагитова һәм Ольга Аксеновага квалификация күтәрү турында таныклыклар  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International