Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланында чираттагы "Гаилә" дәресе

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

2017 елның 13 мартында Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы "Чулман – Су"  мәдәни үзәгендә Кама Аланы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Явдатовна Хаппанова югары сыйныф укучылары өчен "Гаилә " дәресе үткәрде.

Гаилә дәресләре - ул яшьләргә гаилә мөнәсәбәтләре һәм законнары белән якынрак таншырга мөмкинлек бирә. Әлфия Хаппанова укучылар белән "Ана роле" темасына сөйләште, гаиләнең роле һәм рухи кыйммәтләре белән таныштырды. Егетләр һәм кызлар бик горурланып үзләренең  гаиләләре турында һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, "Гаилә" дәресе "Җаваплы ата-ана" муниципаль проект  кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International