2017 елның 27 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Тиминнар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.
Бәхетле әти күптән көтелгән малайлары туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Никита һәм Матвей исемнәре кушылды!
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре туу турында таныклык белән бергә Тимин гаилә башлыгына кечкенә генә бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.