ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Кеше 14 яшендә беренче паспортын кулга алып  илебезнең тулы хокуклы гражданы була. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга Сарман районы музеенда паспорт тапшыру тантанасында миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина аңлаттылар һәм котладылар.

      Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районының 31 номерлы хокукый белемнәр мәктәп укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусының яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне шәһәрнең ГХАТ идарәсенең белгече Лейсан Ахметшина үткәрде.

Якимовлар гаилəсе Семён улы Фёдор һəм Ильич кызы Валентина 55 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Бу көнне  күнелләр матурлыкка һәм бәхеткә төренә.  Һәр парга да шушы матур туйга барып җитергә язмый шул. Яратып, бер-береңне сөеп яшәгәндә матур хисләрне саклап калу зур хезмәт.

2017 елның 21 февралендә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә – планеркада ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина узган 2016 елгы эш йомгаклары һәм демографик күрсәткечләр турында хәбәр итте.

"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, 21 февраль көнне районның 14 яше тулган бертөркем егет-кызларына Балтач районы ГХАТ бүлеге залында паспорт тапшыру тантанасы булды. Әлеге бәйрәмнең патриотик зур көчкә ия булуын төшендереп, 8 яшүсмерне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга, шатлыкларны бүлешергә район җитәкчелегннән кунаклар да килгән иде. Кешене шәхес буларак раслаучы, аны Россия гражданины дип танучы бу документны яшүсмерләр район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин кулыннан алдылар.

Сабыйлар, Аида и Аиша, гаиләдә икенче һәм өченче балалар булып 26 январьда дөньяга килделәр.Тәтеш районында гадәткә кергән традиция буенча, район җитәкчеләре тарафыннан игезәк балаларның ата-аналарына ике урынлы коляска бүләк ителде.

2017 елның 21 февраль көнендә Никахлашу Сараеның төп залында традицион паспортлар тапшыру тантанасы узды. Паспортлар Түбән Камада яшәүче 14 яшькә җиткән гражданнарга тапшырылды. Тантана Ватанны саклаучылар Көне бәйрәменә багышланган иде.

2017 елның 21 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 400 нче номерлы сабый тууы акты төзелде.

2017 нче елның 21 нче февралендә Буа муниципаль районында 5 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Айдар Нигмәтҗан улы Хадиуллин, Ветераннар Советы урынбасары Җәүһәрия Ислам кызы Хөснетдинова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International