2017 елның 21 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 400 нче номерлы сабый тууы акты төзелде.
Галиуллиных Илдар һәм Гөлназ гаиләләрендә кыз бала туды. Бәхетле әти-әни кызларына матур исем "Адилә" дип кушканнар.
Сабыйга таныклык тапшырганда, ГХАТ Идарәсе белгечләре, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын җиткерделәр, гаиләгә уңышлар, иминлек теләделәр.