Яшь сарманлыларга паспорт тапшыру тантанасы

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Кеше 14 яшендә беренче паспортын кулга алып  илебезнең тулы хокуклы гражданы була. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга Сарман районы музеенда паспорт тапшыру тантанасында миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина аңлаттылар һәм котладылар. Үткән гасырда кулланылган Туу турындагы таныклыклар, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы Хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International