21 февральдә Алексеевск ГХАТ бүлеге һәм “ТОС "Восточный" җәмгыяте белән берлектә, балалар, әниләр һәм әбиләр өчен матур чара уздырды. Барлык катнашучылар әти-бабайларга пластилиннан котлау открыткалары ясалды. Өлкәннәр дә битараф калмады, нәниләргә рәхәтләнеп булыштылар. Аннары катнашучылар открытка эченә әзер котлау кәгазьләрен беркеттеләр. Ә ахырда балаларга Масленица тарихы турында сөйләделәр, бәйрәм коймак һәм чәй эчү белән тәмамланды.