Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлегенең 2016 ел өчен йомгаклау отчеты

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

2017 елның 21 февралендә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә – планеркада ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина узган 2016 елгы эш йомгаклары һәм демографик күрсәткечләр турында хәбәр итте.

Билгеләп үтелгәнчә, демографик күрсәткечләр буенча хәзерге вакытта ата-ана булырга җыенучылар аз санда гына (чөнки 90 елларда туучылар саны кискен азайган иде), димәк, балалар да аз булачак дигән сүз. Шуңа күрә вәзгыятьне көйләп торырга өч балалы гаиләләр ярдәм итәчәк. Нәкъ менә шушы яшь гаиләләрне пропагандаларга һәм төрлечә ярдәм итәргә кирәк.

2017елга ЗАГС алдына демографик күрсәткечләрне яхшыртуда этәргеч бирү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау, электрон төрдә хезмәт- ләр күрсәтү, гражданлык хәле актларын Бердәм федераль дәүләт реестрында эшләүгә күчерүгә әзерләнү, шулай ук Россия ЗАГС органнары оешуга 100ел тулуга әзерлек кебек өстенлекле бурычлар куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International