ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Дәрестә 13 декабрендә өйләнешергә тиешле булачак яшь парларга бик күп файдалы киңәшләр сөйләнелде. "Ышаныч" үзәге психологы гаиләдә тормыш кыйммәтләрен аңларга, тыңларга өйрәнергә, үзенең фикеренңе җиткерә белергә кирәклеген сөйләде.  

Теләүчеләрне бу дәресләргә һәр чәршәмбедә 9.30 да Идел Буе районы ГХАТ бүлегендә көтеп калабыз!

12 декабрь Россия Федерациясе Конституция көнендә Сарман районы музеенда 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды. Миграция хезмәте белгече Гөлнара Фатихова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина беренче паспортын кулга алып  илебезнең тулы хокуклы гражданы булу белән аларны котладылар.

      Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары     белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2017 нче елның 12 декабрь көнне Зәй шәһәренең   5 мәктәптә ГХАТ бүлегенең мөдире Гөлфия Валишина үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.

Бу бәйрәм көнне14 яшьлек укучылар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар

ЗАГС бүлекләренең 100 еллык юбилее алдыннан Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 2600-нче туу турында таныклык теркәлде.

"Юбилейлы" Валиуллиннар Раил Равилевич һәм Гүзәл Хадитовна гаиләсенең яңа туган Рамазан исемле балалары булды.

2017 елның 13 декабрендә Түбән Камада, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан, "Йөрәкләрдә мәхәббәт һәм наз..." бәйрәм чарасы узды.

Никахлашу алдыннан парлар психолог белән дәрескә чакырылалар

      2017 елның 12 декабрь Яр Чаллы Тантаналар Сараенда Үзәк районы 18 номерлы хокукый белемнәр лицей укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне белгече шәһәренең ГХАТ идарәсенең  Эльвира Фазлыева үткәрде.

Әлки районында яңартылган бала тудыру бүлегеннән ике бәбине озаттылар. Бу чара тантаналы рәүштә үтте. ГХАТ бүлегендәге актлар язуы буенча 100 сандагы Базарлы Матакта яшәүче Юсубовлар гаиләсендэ икенчегә туган балага бәхет елмайды. Аларны  баш табибе урын бассары Эмма Шайхутдинова һәм  ГХАТ бүлеге эшчеләре яңа туган бибиләрнен ата аналарын кытлап туу турында таныклыклар һәм бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International