Никахлашу алдыннан парлар психолог белән дәрескә чакырылалар
12 декабрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә никахка керергә әзерләнүче парлар белән бушлай дәрес узды. КЦСО "Доверие" психологы Марина Яценко белән булачак парлар килеп туачак проблемалар хакында фикер алыштылар. Дәресләрнең төп мәгънәсе –яшьләргә үзара мөнәсәбәтләрдә мәхәббәт, ышаныч, шатлык, хөрмәт саклап калуда ярдәм итү.
Дәресләрдән соң "Казан" гаилә Үзәге белгечләре парларга никахлашу тантанасы булачак залларны күрсәтәләр, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.