Чираттагы «Гаилә дәресе» 2017 нче елның 12 декабрь көнне Зәй шәһәренең 5 мәктәптә ГХАТ бүлегенең мөдире Гөлфия Валишина үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.