Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Йөрәкләрдә мәхәббәт һәм наз..."

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

2017 елның 13 декабрендә Түбән Камада, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан, "Йөрәкләрдә мәхәббәт һәм наз..." бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәм кунакларының йөрәкләренә оригиналь шәһәр иҗат коллективларының номерлары,  "Әниләр берләшмәсе" дефилесы һәм "Ир һәм хатын!" флешмобы хуш килде. Бәйрәмнең бизәкләре Шкурко гаиләсендә туган игезәкләргә исем кушу тантанасы һәм Саликовлар гаиләсенең никах теркәү тантанасы булды.

Бәйрәмдә шулай ук  Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе ветераннары һәм гаилә тормышы юбилярлары да бар иде.

Халык иҗаты Йортының фойесында туй күлмәкләре уникаль ретро-экспозициясе,  ГХАТ Идарәсенең "Язмышларлар берләштерүче һөнәр”  фотокүргәзмәсе эшләде. Түбән Кама камера оркестры һәм Түбән Кама КИУ "Криштиану Роналду исемендәге мода театры" иҗат коллективларының кызыклы чыгышлары бер кешене дә битараф калдырмады.  Бәйрәмне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International