Кремльдә Бәшировлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Бу вакыйга ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан утте.

 

Казан Кремле бинасында "Гаилә тарихы – Республика тарихы" исемле күргәзмә уза. Бу күргәзмә ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.  Бу көнне Ядкәр Әхәт улы белән Фирдәүс Тимербулат кызы Бәшировлар гаиләсенең  алтын туйларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.

Ядкәр һәм Фирдәвес студент чорларында Чиләбе шәһәре политехник институтында танышалар. Укуын тәмамлаганнан соң, Ядкәр ВАЗ, КамАЗ заводларында эшли һәм инде бер ничә ел узгач Казанга күченеп килә һәм Министрлар Кабинетында хезмәт куя.

Ядкәр Әхәт улы – Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, дүрт китап авторы, Халыклар Дуслыгы орденнары, мактау занагы белән бүләкләнә, күп медальләргә, мактау грамоталарына һәм дипломнарга ия була.

Фирдәвес Тимербулат кызы  КамаЗда инженер булып, Яр Чаллы шәһәре Автозавод район башкарма комитетында, Татарстан Республикасы Президент Аппаратында эшли. Фирдәвес Тимербулат кызы - Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан язучылар Берлеге Әгъзасы, ун китап авторы. Татарстан Республикасының Халыклар Дуслыгы ордены, Башкортстан Республикасының почет билгесе, медаль белән бүләкләнә һәм бик күп мактау грамоталарына ия була.

Юбилярларның төп байлыгы – балалары, оныклары! Балалар - тормыш дәвамы!

Бәшировлар гаиләсе игелекле өч бала устергәннәр – Земфира, Рөстәм һәм Равил. Хәзер инде юбилярлар җиде онык устерергә булышалар.

Бу бәйрәм юбилярлар өчен бик зур чара булып тора! һәрвакыт якыннарының җылы карашын тоеп, алга таба да гаилә учагын сүндерми, бәхеткә төренеп яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International