Сезнең тормыш – үзе әкият

2016 елның 4 сентябре, якшәмбе

Һәркемнең дә гомер юлы кешенең эш-гамәлләреннән, балаларының, хезмәттәшләренең һәм авылдашларының кадер-хөрмәтеннән чыгып бәяләнәдер ул.

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында яшәүче Таисия һәм Александр Владимировлар да үзләренең эш-гамәлләре, тату узган гомер юллары белән күпләр өчен үрнәк булырлык гаиләләрнең берсе. Шушы көннәрдә алтын туйларын бәйрәм иткән Владимировлар гаиләсендә безгә дә булырга туры килде.

Александр унтугыз яшендә унбер яшьлек Таисиягә чып-чынлап гашыйк була. Кызның гына әллә ни исе китми. Рәхәтләнеп курчаклар белән уйнар чагында, егетләр кайгысы булмый Таисиядә. Өстәвенә, егет тә үзеннән зур.

1959 нчы елда Александр армия сафларына китә. Өч ел хезмәт итеп, 1962 нче елның 25 нче октябрендә – нәкъ комсомолның туган көне көнне исән – сау әйләнеп кайта егет. Ул кайтканда мәктәптә бәйрәм кичәсе була. Александр озак уйлап тормый, Таисияне күрү максаты белән, мәктәпкә юл тота. Борынына егетләр исе керә башлаган Таисия егерме ике яшьлек Александрга нәкъ менә шушы кичтә игътибар итә дә инде. Дүрт елга якын очрашып йөргәннән соң, Таисиягә унсигез яше тулганда, өйләнешеп тә куя яшьләр.

‑ Минем беркайчан да гомер юлымны Александр белән бәйләгәнемә үкенгән чакларым булмады. Киресенчә, аның янәшәсендә мин таш дивар артында кебек яшәдем, ‑ дип, гоурланып, иптәшенең күзләренә карый Таисия.

Балалары, кияү-киленнәре, оныклары һәм туганнары белән җыелышып алтын туйларын бәйрәм итә Владимировлар. Үткәннәрне искә алып, бер картлыкта – бер яшьлектә, дигәндәй, хәләле янына төсле шарлар һәм тасмалар белән бизәлгән машинада килә Александр. Таисия дә “кияү егетен” ап – ак фаталар киеп каршы ала.

Әлеге гамәлебез белән яшьлекне якынайтасыбыз килде. Чыннан да, җаныбыз – тәнебез белән үткәнгә кайтып килгәндәй булдык, ‑ диеп шаярта Владимировлар. Һәр нәрсәне бүгенгедәй хәтерли алар. Хәтта 50 ел элек туйларында җырланган җырларга хәтле күңел түрләрендә саклана аларның.

Александр лаеклы ялга кадәр совхозда электрик булып эшли, Таисия совхоз таркалганчыга хәтле зоотехник вазыйфасын башкара. Совхоз таркалганнан соң, Корноухово хастаханәсендә хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, тик ятмый Таисия: алты елга якын мәктәп интернатында  тәрбияче булып эшли.

Ике малай, бер кызга гомер бирә алар. Олы уллары Сергей авылда төпләнеп кала. Уртанчылары Николай – Казанда, төпчекләре Ольга Лаешта гомер итәләр. Алты оныкка әби белән бабай, бер оныкчыкларына карт әби һәм карт бабай да әле алар.

Бер-берсенең барлыгына, исән-сау булып, тигез картлыкта гомер итүләренә куанып, һәр аткан таңның кадерен белеп яши Таисия белән Александр.

‑ Бүгенге көндә дә, аллага шөкер, сөеп һәм сөелеп яшибез. Гомер буе бер авыр эш тә эшләтмәде миңа Александр. Авырган чакларымда: “Авыру яткан йортта саф һава булырга тиеш”, ‑ диеп, һәр көнне идән-сәкеләрне юып чыгара иде. Хастаханәдә эшләгән чагымда хезмәттәшләремнең ирләреннән зарлануларын тыңлагач, чәчләрем үрә тора иде. Мин Александр турында һәрчак мактап, сокланып һәм горурланып сөйли идем. Мине тыңлагач, барысы да беравыздан: “ И, әкият сөйләмә инде”, - диеп, көләләр иде. Ә минем аларга җавабым һәрчак бер булды: “ Мин әкият сөйләмим. Мин әкияттә яшим”, - дип, үзенең бәхетле хатын икәнлеген кыскача гына бәян итеп алды Таисия.

Таисия ханымның “әкияттә яшәгәнлеген” күрше-тирәләре дә, балалары да, аларны якыннан белгән һәркем дәлилли. Бүген дә бер-берсен хөрмәт итеп, яратып һәм кадерләп яши Владимировлар. Ни генә булмасын, әкиятләрдәге матур тормыш һәркемгә дә эләгә торган бәхет түгел. Киләчәктә дә үзләре язган әкиятнең рәхәтен күреп, бүгенгедәй дус-тату һәм тигез канатлы булып, шул әкиятнең азагына да парлап җитәргә язсын аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International