ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2017 ел
якшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, сәяси, иҗтимагый оешмаларда, ветераннар һәм яшьләр берләшмәләрендә төрле акцияләр уздырыла. Әлеге чараларда сугыш ветераннарын котлыйлар, бәйрәм кичәләре уздыралар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре  белән очрашулар үткәрәләр, өлкән буынга кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

    7 май көнне  Ютазы районы Урыссу бистәсендә   яшәүче Ленинград блокадасында  катнашучы, хезмәт ветераны Мария Сомованы  Татарстан Республикасы Хөкемәт Советы депутаты Ирек Салихов туган көне һәм Җиңү бәйрәме белән котлады. Аңа бу көнне бик күп матур сүзләр әйтелде һәм теләкләр теләнде.

Бөтен Россия халкының иң бөек, кадерле һәм озак көтелгән бәйрәме - Җиңү Көне җитугә бары берничә көн калды. Нәкъ менә бу көнне һәркайсыбыз, бөек батырлык өчен, үз Ватаны өчен, фашист дошманны җинучеләргә горурлык хисе белән яши.

 Ел саен Республикада Татарстан һәм бөтен Россия Федерациясендә Җиңү көненә бәйле төрле бәйгеләр, тантаналар уздырыла.

Бөек Җиңү көне алдыннан тагы бер Питрәчтә яшәүче юбилярны район башлыгы котлады. Ул –Садия Румянцева. Аңа 90 яшь тулды.  Юбилярны котларга социаль яклау булеге Рашида Сахабиева һәм башка район җитәкчеләре килде. Хәзерге вакытта Садия апа балалары һәм оныкларына сөенеп яши.

 

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.

“Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар,

Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”,- дип язган иде Ф.Яруллин.

07 май көнне  Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Азат Фрат улы һәм Эльвира Фәрит  кызы гаиләсендә көтеп алган малай туды, аңа Амир дигән исем бирелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International