Ныклы гаилә - ныклы дәүләт

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.

“Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар,

Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”,- дип язган иде Ф.Яруллин.

7 май көнне Яңасала авыл җирлегендә яшәүче Калачов Николай һәм Ларисаларның күркәм бәйрәмнәре – Энҗе туйлары бүлып узды.Аларны бу күркәм даталары белән котлау өчен Яңасала авыл җирлеге Сафин А.И. һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе секретаре Бурханова Ф.А. Калачовларның өйләренә барып, аларны шушы матур бәйрәмнәре белән котлап кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International