Ветераннарны Җиңү Көне белән котлыйбыз

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, сәяси, иҗтимагый оешмаларда, ветераннар һәм яшьләр берләшмәләрендә төрле акцияләр уздырыла. Әлеге чараларда сугыш ветераннарын котлыйлар, бәйрәм кичәләре уздыралар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре  белән очрашулар үткәрәләр, өлкән буынга кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

3 нче номерлы урта мәктәптә җылы һәм ихлас мөхиттә тантаналы чара узды. Чараны ТИҮ №7, депутатлар Р.Г.Хафизов һәм А.А.Әхмәтханов оештырган иде. Очрашуга 13 тыл хезмәтчәннәре һәм "сугыш балалары" чакырылган иде. Ветераннарны бәйрәм белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова котлады.

-  Иң мөһим бәйрәмебез – Җиңү Көне якынлаша. Бу бөек көн тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының көче, батырлыгы,  максатчанлыгы турында һәрвакыт искәртеп торачак. Без дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтмаган, Җиңү тәмен тоярга өлгермәгән кешеләрне һәрвакыт истә тотабыз. Батырлар истәлеге мәңге яшәр! Югалту хисе һәм истәлекләр хәзинәсе мәңгегә безнең белән калыр. Чын күңелдән рәхмәт әйтәм сезгә! Сугыш ачысын  тойган, яшьлек тәменнән мәхрүм булган, сәламәтлеген калдырган кешеләргә рәхмәтибез чиксез! Ил тынычлыгы, аяз күк өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сезнең алда батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен баш иябез. Безгә рәхәт тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт  сезгә! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр телим! – дип, Гүзәл Әмирова иң изге теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International