ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

    Бәйрәм көннәрендә  Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яшәүче Абралетдин һәм Миннегөл Багавиевлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм булды. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән беррәттән алар алтын туйларын уздырдылар.Иңне-иңгә куеп  тормыш сукмагыннан 50 ел бергә атлыйлар алар.

Февраль аеның соңгы көне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә агымдагы елның 200 нче сабыен теркәү шатлыгы алып килде.

Әмир исемле малай Бөгелмә бала тудыру йортында 3600 грамм авырлыкта һәм 54 см озынлыкта туган. Парвин белән Назлыханым гаиләсендә ул икенче бала. 28 февраль көнне Әмирнең беренче документы барлыкка килде. Гаиләгә ихластан зур бәхетләр һәм корычтай нык сәламәтлек телибез!

Үткән кышның өч аенда Нурлат районында 94 сабый теркәлде: 47 малай һәм 47 кыз. Иң зур бала – малай – 4380 грамм, ә иң кечкенә бала – кыз, ул 2430 граммлы булып туган.

 Кышның соңгы көнендә Балык Бистәсе районының ЗАГС бүлегендә тантаналы рәсмилләштерү булып узды. ЗАГС булеге җитәкчесе, Миляуша Зарипова, яшь гаиләне шундый шатлыклы, бәхетле һәм истәкле көн белән тәбрикләде.  Гаилә бәйрәмнәрен, юбилейларын матур итеп үткәрергә ЗАГС  бүлегенә чакырып калды.

Кышның соңгы көнендә Балык Бистәсе районының башкарма комитетында район җитәкчеләре катнашуы белән җыелыш булып узды. Җыелышта ГХАТ бүлеге җитәкчесе - Зарипова Миляуша Фатыховна чыгыш ясады. Үз чыгышында, 2016 елның нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2017 елда уздырылачак мәҗлесләр турында кыскача сөйләп үткәрде.

Лениногорск шәһәрендә бу айда иң сирәк очраган исемнәр булып: Антоний, Самуил, Данислав, ә инде кыз балаларга Иллария, Илүзә һәм Есения язылды. Мондый ата-аналарның креативлыгы еш очрамый. Шулай да беренче урында традицион исемнәр кала. Кызларга Софья исемен кушулары билгеле, ир балаларга Александр исемен кушалар. Шулай ук Сафия, Риана, Самина, Самир һәм Альмир исемнәрен якын күрә башладылар.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  «Ватанны саклаучылар көненә» багышланган паспорт тапшыру тантаналы чара узды.

10 яшь Яшел Үзәнле яңа Россия Федерациясе гражданнары булдылар. Сәламләү сүзе белән залда утыручы кунакларны Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы урынбасары Камалова Миләүшә Габдрафик кызы һәм ГХАТ бүлеге начальнигы Яковлева Мәрьям Николаевна каршы алдылар.

КСЦО "Ышаныч" психологы булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.

Кышның соңгы көнендә 28 февральдә Апас районы Дәвеш авылында  яшәүче Нурлыгаян әби Фатыйхова 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов аңа иң изге теләкләрен җиткерде.

     Бүген, 28 февраль көнне 100 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы поселогында яшәүче Сафонова Евгения Петр кызын Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Виталий Юманов, Кама Тамагы поселогы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International