Кама Тамагында яшәп ятучы Сафонова Евгения Петр кызын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

     Бүген, 28 февраль көнне 100 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы поселогында яшәүче Сафонова Евгения Петр кызын Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Виталий Юманов, Кама Тамагы поселогы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина котладылар.

     Павел Николаевич Евгения Петр кызына Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хатын укыды һәм үз исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кунаклар Евгения Петровнага корычтай ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, яхшы кәеф теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International