Кышның соңгы көнендә 28 февральдә Апас районы Дәвеш авылында яшәүче Нурлыгаян әби Фатыйхова 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов аңа иң изге теләкләрен җиткерде.