ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 20 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Макарихинлар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.

20 февраль көнне Мамадыш районының ГХАТ булегендә ана капиталы сертификатын тантанала рәвештә тапшыру чарасы узды. Ул 11  гаиләгә тапшырылды.  Бу программа 10 ел эшләп килү дәверендә Мамадыш районы буенча 2554 сертификат бирелгән.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде.

2017 елның 20 февралендә, Ватанны саклаучылар Көне алдыннан, Түбән Камада  “Солдатка – ана пирогы!" дип аталган хәйрия акциясе узды. Әлеге чара  "Түбән Кама Хатын-кызлары"    һәм " Солдатларның  әниләре комитеты" иҗтимагый оешмалары бердәмлегендә узды.

2017 елның 20 нче февралендә никахлашу Сараеның төп залында 29 нчы мәктәп һәм 34 нче гиманизянең 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы " Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.

       20 февральда  Биектау ЗАГС булегендә 2017 елның беренче игезәк балалар теркәлде. 

      Алан-Бәксәр авылында яшәүче Фәйзиевлар, Рафаил Касыйм улының һәм Гөлира Габделхак кызының гаиләләрендә сөенечле вакыйга – игезәкләр туды. Бәләкәй кызларга Ралинә һәм Алинә диеп исемнәр кушылды. Хәзер бәхетле гаиләдә  өч бала.

Рәсимә Габдрахман кызы Җәләева һәм Минҗиһан Габдулгариф кызы Галимуллина - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чорында фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән ветераннар.

20 февраль  көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актаныш № 2 санлы мәктәбенең  10 класс укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International