Ике Баулы ветераны юбилейларын билгеләп үттеләр

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Рәсимә Габдрахман кызы Җәләева һәм Минҗиһан Габдулгариф кызы Галимуллина - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чорында фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән ветераннар.

 Рәсимә Габдрахман кызы лаеклы ялга кадәр Баулы ПАТП оешмасында эшли,  30 елдан артык хезмәт стажы бар. Рәсимә апа 3 бала тәрбияләп үстергән, ул оныкларга да бай: барысы 6 оныгы  8 оныкчыгы бар.

Минзиган Габдулгариф кызы Баулы СМУ-31 оешмасында эшләп пенсиягә чыккан.  Юбиляр 4 бала тәрбияләгән, 10 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Баулы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин юбилярларны җылы котлады, Россия Президенты В.В. Путинның котлау адресын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International