Чистай гаиләсендә ике малай

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

2017 елның 20 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Макарихинлар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.

Бәхетле әти күптән көтелгән малайлары туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Данил һәм Кирилл исемнәре кушылды!

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре туу турында таныклык белән бергә Макарихин гаилә башлыгына кечкенә генә бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International