ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ  шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданы итеп хис итә башлыйсың.Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе озак еллар яшәп килә. Менә шундый бәхет тагын 15 яшь  азнакайлыга елмайды.ГХАТ бүлегендэ укучыларга шәхесләрен раслаучы беренче документ тапшыру чарасы үтте.

          Элеккеге заманда гыйнвар аенда өйләнешү бик сирәк күренеш булган. Күп кенә яшь парлар никах мәҗлесен җәй яисә көз айларына планлаштыра торган була.

Бу атнада иң популяр исемнәр Ясмина, Диана, Полина, Александр, Карим, Тимофей; иң сирәк исемнәр: Анисия, Эрнест, Франческа, Лидия, Эйя, Сельвия, Агата, Дияр, Маркус, Лина.

14  январьдә күп балалы Бочковлар гаиләсендә унөченче бала дөньяга килде. Яңа туган Аврораның 2 абыйсы һәм 11 апасы бар инде.

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе регионның эре дини берләшмәләре: Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Рухи идарәсе белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады.

   2017 нчы елнын 19 нчы январь  көнендә "Саба дулкыннары" радиосында Саба муниципаль районы башкарма  комитетының  ЗАГС булеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова  чыгыш ясады. Ул радио тыңлаучыларны ЗАГС бүлегенең 2016 нче елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International