Ел башы-туйлар башы

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

          Элеккеге заманда гыйнвар аенда өйләнешү бик сирәк күренеш булган. Күп кенә яшь парлар никах мәҗлесен җәй яисә көз айларына планлаштыра торган була.

          Бүген исә бөтенләй башка күренеш. Вакыт үз кануннарын булдыра. Яшьләр бер-берсенә үлеп гашыйк булганда, бәхет упкынында янганда, бернинди хорафатлар да аларга киртә була алмый. Нык гаиләне әлеге нәрсәләр гомумән бозмыячак. Гыйнвар ае элегрәк туй өчен булмаса, бүген салкын кыш көнендә, бигрәк тә суык гыйнварда өйләнешергә теләүче парлар аеруча күп.

          Татарстан Республикасы Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә ел башыннан инде 30 пар рәсми рәвештә үз гаиләләрен теркәде. Гомумән 2017 елның гыйнварына өйләнешергә теләүчеләр тарафыннан 80 гариза тапшырылды. Тәрәз артында суык кыш хөкем сөрсә дә, яшь парлар салкыннан курыкмый, чөнки сөйгән ярыңның мәхәббәте һәрвакыт күңелне җылыта, тәнгә сихәт өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International