Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең дини берләшмәләр белән хезмәттәшлеге

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе регионның эре дини берләшмәләре: Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Рухи идарәсе белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады.

Имза салынган документлар якларның никах институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен тергезү һәм саклауга юнәлдерелгән регламентын билгели. Килешү кысаларында бердәм мәгълүмати, тәрбияви һәм башка чаралар үткәреләчәк, шулай ук кирәк булганда өйләнешергә теләк белдергән затлар һәм аерылышырга карар кылган парлар белән аңлату эше алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International