ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 19 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 80 нче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар - Уразай авылы егете Гибадуллин Радик Дөбәрис улы хәм Иске Айман авылы кызы Шәйгәрданова Сөмбел Флүс кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гибадуллиннар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.

      Фотография – ул уникаль күренеш, чөнки фотода башка беркайчан да кабатланмас вакыйгалар, кызыклы мизгелләр, йорәгеңә якын урыннар һәм затлар чагылыш ала. Фотосурәт безне үткәннәргә кайтара, алар безне яңадан булганнарны кичерергә этәргеч ясый. Яңа гаилә кору – законлы никах теркәү тантанасын фотосурәтләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. ГХАТ идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең барлык фотографларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!!!

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сарае һәм ГХАТ идарәсе белгечләре Россия үзәк банкының яңа 200 сум номиналы банкнотына Казанның символын урнаштыру Татарстан Республикасы акциясенә кушылды.

Яшь әнинең Семенычева Ксенияның 2016 елның 12 августында шатлыклы вакыйга булды. Аның  улы туды, аңа Александр дип бик матур исем кушылды. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 600нче бала булды. Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әнине икенче баласы туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Хайрутдиновлар гаиләсе үзләренең олы бәйрәмнәрен, бриллиант туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп алар 60 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.

«Гаилә тормышы әлифбасы»: Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә эшләп баручы “Пар канатлар” клубы, гаилә корырга әзерләнүче яшьләр һәм аларның әти-әниләре белән әнә шундый темада очрашу үткәрде. Бүлек җитәкчесе Хәйретдинова Элфинур Вазых кызы яшьләр күңеленә барып җитәрлек рәвештә эчкерсез әңгәмә үткәрде. Очрашудан ата-аналар да, яшьләр дә канәгатъ калдылар.

Уку елы башлану алдыннан "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай районы ГХАТ бүлеге кунаклары булдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре очрашуны мавыктыргыч һәм гыйльмле сәяхәт рәвешендә төзегән. Очрашуның ахырында балаларны татлы сюрпризлар көтте.

      2016 елның 19 август көнендә Түбән Кама районының иң борынгы авылларының берсе Смыловкада тантаналы рәвештә “Росинка” балалар мәйданчыгын ачтылар.

Саба муниципаль районы Өтернәс авылында яшәүче Мәрьямбикә Гайнетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев, якыннары һәм туганнары килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International