Түбән Кама районының Смыловка авылында зур тантана.

2016 елның 19 августы, җомга

      2016 елның 19 август көнендә Түбән Кама районының иң борынгы авылларының берсе Смыловкада тантаналы рәвештә “Росинка” балалар мәйданчыгын ачтылар.

     Әлеге чара барышында шулай ук  Михтеевлар гаиләсен дә котлап үттеләр. 25 ел дәвәмында Смыловка авылында язылышу тантаналары булмаган, шуңа күрә бөтен авыл халкы яшь горурлык һәм өмет тулы күзләр белән карап тордылар. Сухарево авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов яшь гаиләне гомер бәйрәмнәре белән котлап истәлекле буләкләр тапшырды.

     Үз чиратында Сухарево авыл җирлеге депутаты Федор Шандыров һәм бизнесмен Булат Мотыгуллин беренче класска баручыларга уку әсбапларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International