Саба муниципаль районы Өтернәс авылында яшәүче Мәрьямбикә Гайнетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев, якыннары һәм туганнары килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.