Үз иленең тулы хокуклы гражданнары

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы булып узды. Чарада балаларның ата-аналары, Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, «Бердәм Россиянең- Яшь гвардиясе» Яшел Үзән җирле бүлекчәсе вәкилләре, Эчке эшләр Министрлыгы ветераннары катнашты.

ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова ни өчен паспортны нәкъ менә ГХАТ бүлегендә тапшырылуы турында сөйләде. Чөнки нәкъ менә биредә бу мөһим вагыйга сәбәпчеләренең туу турында актлар язуы саклана. Традиция буенча, паспортларны тапшыру алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары яңгырады. Аннары тантаналы шартларда Игорь Грошев,  Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы буенча бүлеге башлыгы, егет һәм кызларга алар тормышында булган беренче рәсми документ-Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшырды. Ул балаларны котлады һәм аларның тормышларында Россия Федерациясе гражданы паспортнын алу киң хокуклар бирә, әмма шуның белән бергә зур вазыйфалар башкаруын утәп китте. Һәркемнең бурычы – Россия гражданины дигән бгары исемне тормыш буенча намуслы гына алып бараргы.

Укучыларны шундый мөһим вакыйгалары белән, аларның кунаклары һәм әти-әниләре котладылар, алар балаларга үз илебезнең лаеклы гражданнары булырга теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International