Түбән Камада "Тәлинкәдәге кояш" мастер-классы

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

       Милли татар ашларының иң танылганы "чәк-чәк", Самара өлкәсе Таманск ракет дивизиясендә хәрби хезмәт үтүче Түбән Кама солдатлары өчен, зур күчтәнәч булачак.

       2017 елның 21 июнендә “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы солдат әниләре Комитеты белән берлектә, "Тәлинкәдәге кояш" чәк-чәк пешерү мастер-классы узды.

       Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре акциядә иң актив катнашучылары булды. “Иҗтимагый оешмалар инициативасын хуплап, без даими рәвештә төрле чаралар үткәрәбез, ә бүген без "чәк-чәк" пешерү буенча, мастер-класс уздырдык” –  дип сөйли ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Махотина.

       Идарә башлыгы мондый акцияләрне үткәрү мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки өй ризыклары, бигрәк тә ерак җирләрдә хезмәт алып баручы солдатлары өчен, ана куллары җылылыгы символы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International