Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коллегия утырышы

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 17 октябрендә "Казан" Гаилә үзәгендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коллегия утырышы узды. Коллегия утырышында көн тәртибенә Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе чыгарылган иде: 2016 елның 9 ае нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлар.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева, Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Артем Галәветдинов, яшьләр һәм балаларга комплекслы социаль хезмәт күрсәтү буенча "Ышаныч" Үзәге җитәкчесе Елена Овчинникова чыгыш ясады.

Коллегия ахырында Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Лилия Кәримуллина һәм "Нечкәбил" Республика конкурсы финалисты Дилюза Хабиева рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International