15 февральдә Гаилә уты белән капсула Яр Чаллы шәһәренә тапшырылды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин катнашында Гаилә елын ачу тантанасында кабызылган утлы капсула 24 гыйнварда Самат һәм Сөмбел Зыятдиновларның яшь гаиләсе тарафыннан «Казан» Гаилә үзәгенә китерелде. Аның уты тантаналы рәвештә Идел буе федераль округының 13 төбәгенә тапшырылды.

15 февральдә «Россия йөрәге» гаилә учагыннан кабызылган капсула Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсенә тапшырылды. Капсуланы Александр һәм Евгения Селезневларның күп балалы гаиләсе кабул итте. Берникадәр вакыт гаилә уты автоградта булачак, ә аннан соң республикабыз районнары буйлап барачак.

Капсуланы тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Казан һәм Чаллы шәһәр округларының ГХАТ идарәләре башлыклары – Елена Студеникина һәм Равилә Зарипова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International