Халыкара гаилә көненә багышланган якты бәйрәм Аксубай районы халкын Аксубай бистәсенең Үзәк паркында җыйды. Җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев, "Мәрхәмәт-шәфкать" Аксубай муниципаль районы Советында Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Ольга Копанева, район хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Зәйдуллина, ГХАТ бүлеге башлыгы Светлана Крайнова сәламләде. Әлеге чара кысаларында 50 ел бергә яшәгән гаилә тормышының «алтын» юбилярларын: Аксубай бистәсеннән Шәйхутовлар һәм Яңа Кармәт авылыннан Ковряковлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Бу көнне «Минем гаиләм – минем байлыгым» Республика рәсем конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы символик булды.