Баулы ГХАТ бүлегендә 100-нче бала теркәлде

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Дамир һәм Альбина Ахмадеевлар гаиләсендә көтеп алынган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Мурат дигән матур исем бирделәр. Яшь пар беренче тапкыр “ата-ана” статусына ия булдылар.

Бәхетле ата-ананы Баулы муниципаль районы Башлыгы Р.Х. Гатиятуллин котлады һәм туу турында таныклык белән бергә “Татарстан АССР төзелугә 100 ел” дигән истәлекле билге, бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International