«Россия йөрәге» гаилә уты Азнакай районына тапшырылды

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Район мәдәният йортында, Ютазы районы ГХАТ бүлегенең никахлашу залында «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын Азнакай районынна тапшыру тантанасы булды.

8 нче апрель конне Ютазы муниципаль районы Абрамовлар кулыннан гаилә утын тапшыру эстафетасын Азнакай муниципаль районын Хамидуллиннар күп балалы гаиләсе кабул итте. Ирле-хатынлы Хамидуллин Ирек Айрат улы һәм Резеда Марс кызы үзләренең шәхси- фермер хуҗалыкларын булдырганнар, биш бала тәрбиялиләр, аларга туганнарына һәм якыннарына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбиялиләр, үз тәҗрибәләрен һәм хезмәт сөючәнлекләрен җиткерәләр. Ирек Айрат улы 2022 елгы мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла, Өлкән уллары Денис, этисеннэн калышмыйча хәзерге вакытта даими хәрби әзерлек зонасында бурычларны үтәү өчен контракт буенча уз телэге белэн хәрби хезмәттә.

«Шушы учакның ялкыны гомерлекә Азнакаебызнын хэр бер гаилэне озатып барсын, күңеллэрне җылытып, булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юллар һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш уты мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәргэ найсып булсын!», дип эйтеп китте Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зофәр улы Шәйдуллин.

«Россия йөрәге» гаилә уты белән тапшырылган капсула Азнакай районында 15 апрельгә кадәр булачак. Аннары гаилә утын тапшыру эстафетасы Мөслим районына күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International